Апрель аенда Роспатент коронавирустан вакцина уйлап табу өчен өч заявка алган

Роспатент башлыгы Григорий Ивлиев белдергәнчә, ведомствода мондый заявкаларны апрель аеннан башлап беренче чиратта карыйлар.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Апрель аенда Роспатентка коронавирус инфекциясеннән вакцина уйлап табу өчен өч заявка биргәннәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Заявкаларның икесе буенча уйлап табучылар – Россия авторлары, берсе - чит ил вәкиле», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

14 майга булган мәгълүматлар буенча, Федераль сәнәгать милке институты каравына вакцина уйлап табу өчен – 30, Covid-19 коронавирус инфекциясе һәм башка авыруларга (пневмония) каршы көрәш өлкәсендәге эшләнмәләрне чагылдыра торган файдалы модельләр уйлап табу өчен 13 заявка тапшырылган. Аларның бишесе буенча патент бирү турында уңай карар кабул ителгән.

Роспатент башлыгы Григорий Ивлиев белдергәнчә, ведомствода мондый заявкаларны апрель аеннан башлап беренче чиратта карыйлар, чөнки коронавируска каршы вакцина уйлап табу авыруны ил эчендә дә, чит илләрдә дә тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк.