news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Словениядә «Спутник V» вакцинасын кадаткан туристларны карантиннан азат иттеләр

Сәяхәтчеләр коронавируска каршы вакцинация үтү турында словен һәм инглиз телләрендәге таныклык күрсәтергә тиеш булачак.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Словения яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакциналар (аларны кадаткан туристлар илгә кергәннән соң 10 көнлек карантиннан азат ителә) исемлеген киңәйтәчәк. Исемлеккә «Спутник V» һәм Johnson & Johnson компаниясе (Америка) препараты да өстәлде.

Указ пәнҗешәмбе көнне, Хөкүмәт газетасының яңа чыгарылышында дөнья күргәннән соң үз көченә керергә тиеш, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Моңа кадәр BioNTech һәм Pfizer, Moderna, AstraZeneca вакциналарын кадаткан туристлар, шулай ук соңгы алты айда коронавирус белән авырган кешеләр һәм Европа берлеге, Шенген килешүе илләре, Бөекбритания һәм АКШтан килгән, ПЦР-тестлары тискәре булган сәяхәтчеләр карантиннан азат ителгән иде.

Туристлар коронавируска каршы вакцинация үтү турында словен һәм инглиз телләрендәге таныклык күрсәтергә тиеш булачак. Прививканы илгә килгәнче 21 көн алдан ясатырга кирәк. Моннан тыш, исемлектә күрсәтелгән вакциналарны кадаткан сәяхәтчеләргә республика төбәкләре арасында мәҗбүри булмаган сәфәрләр рөхсәт ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100