Тикшеренүчеләр авыр формадагы коронавирусның иртә ачыкланучы билгеләрен әйтте

COVID-19ның авыр формасы белән авыру мөмкинлеге симез пациентларда йөрәк яки үпкә авырулары булган кешеләрдән югарырак, дип раслый эш авторлары.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Нью-Йорк университеты каршындагы Гроссман исемендәге медицина мәктәбе тикшеренүчеләре яңа типтагы коронавирус аркасында килеп чыккан авыр инфекциянең иртә билгеләрен атады. Эш язмасы MedRxiv порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Галимнәр Нью-Йоркта COVID-19 расланган 4103 кеше мәгълүматын анализлаган. Якынча, әлеге очракларның яртысында (1999) пациентларга госпитализация кирәк булган, ә 650 кеше, нәтиҗәдә, интенсив терапия бүлегендә, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү бүлегендә дәваланган, я һәлак булган. 

Авыруның клиник картинасын анализлау күрсәткәнчә, госпитализациянең иртә этабында пациент организмында с-реактив аксым, д-димер һәм ферритин күрсәткечләре артса, ул авыр формага күчәчәк. Булачак өзлегүләрнең тагын бер мөһим билгесе - канның кислород белән туенудагы түбән күрсәткече (88 проценттан кимрәк булса).

Тикшеренүчеләр шулай ук чирнең еш кына симез пациентларда критик халәткә күчүен күреп ала. Алар өчен COVID-19ның авыр формасы белән авыру мөмкинлеге йөрәк яки үпкә авырулары булган кешеләрдән югарырак, дип раслый эш авторлары.

COVID-19 коронавирус инфекциясе пандемиясе бөтен дөньяга диярлек кагылды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматларына караганда, 1,84 миллион кеше чир йоктырган, 117 меңнән артык кеше үлгән.