Россиядә коронавирусның симптомсыз очраклары саны артуын әйттеләр

Авырулары симптомнарсыз уза торган кешеләр саны инфекция ачыкланганнарның гомуми санының 30 процентына җиткән.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 белән авыруның симптомсыз очраклары булган кешеләр саны арта. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова сүзләренә сылтама белән  «Интерфакс» хәбәр итә.

Попова сөйләвенчә, коронавируска тестлар ешрак үткәрелгән саен, авыруның симптомсыз агымы булган кешеләр күбрәк була. Әлеге күрсәткеч инфекция ачыкланган кешеләрнең гомуми санының 30 процентына җиткән.

Хәзер бу кешеләр изоляциядә һәм кирәкле барлык тәкъдимнәрне дә үтиләр, диде Попова.

«Бүген без эшләргә тиешле эшнең иң мөһиме - өйдә булырга һәм мөмкин булган очракта клиникасы булган авыруларны гына түгел, клиникасы булмаган кешеләргә дә тестлар үткәрү. Бу безнең гомуми сәламәтләнүгә мөһим адымыбыз», — дип тәмамлады Роспотребнадзор җитәкчесе Беренче канал эфирында.