Республикада яшәүчеләрнең коронавируска тестлары Татарстанда раслана башлаячак

«Моңа кадәр тестларны Новосибирсктагы „Вектор“ оешмасына, Мәскәү, Түбән Новгородка җибәрә идек», — диде министр.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республикада яшәүчеләрнең коронавируска тестлары Татарстанда раслана башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«14 апрельдән республикада тест нәтиҗәләре Татарстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә тикшерелә. Эпидемия башланган вакыттан алып, моңа кадәр тестларны Новосибирсктагы „Вектор“ оешмасына, Мәскәү, Түбән Новгородка җибәрә идек», — диде министр.

Коронавируска тестлар ун лабораториядә уздырыла, шул исәптән сигез дәүләт учреждениесендә һәм бер хосусый лабораториядә. Көненә иң күбе 2 мең тест тикшерелә ала. Татарстанда бүгенгә барлыгы 25 меңнән артык тест ясалган.