Марат Садыйков коронавирус таралу чорында ял итәргә китүчеләрне шелтәләде

«Казанга 115 кеше кайтырга тиеш. Алар үзләрен генә түгел, якыннарын, туганнарын, безнең республика халкын да куркыныч астына куя», — диде министр.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коронавирус таралыш алган чорда чит илгә ял итәргә китүчеләрне шелтәләде. Бу хакта ул бүген ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта сөйләде.

Министр Таиландтан Казанга 16 апрельдә борт кайтырга тиешлеген раслады. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Пермь крае, Татарстаннан туристлар бар.

«Шушы катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә дә чит илләргә отпускка ял итәргә киткән кешеләрнең җавапсызлыгы турында әйтәсем килә. Алар үзләрен генә түгел, якыннарын, туганнарын, безнең республика халкын да куркыныч астына куя. 115 кеше кайтыр дигән мәгълүмат бар. Бу төрле субъектларда яшәүчеләр, шул исәптән Татарстаннан да бар», — диде Марат Садыйков.

Аның сүзләренчә, Уфага китәчәк Башкортстан кешеләреннән кала, башкалар Казанда ике атналык карантинга утыртылачак. Алар «Ливадия» санаториена урнаштырылачак.

«Санаторий 200 кешегә исәпләнгән. Ул инде әзер. Анда өйрәтелгән персонал бар. Ихтыяҗ булса, дәвалау учреждениеләреннән дә белгечләр җәлеп ителәчәк. Даими контроль булачак, диагноз кую өчен анализлар алыначак», — диде министр.