news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә ике кеше талпаннан зыян күргән

Талпанны өйдә, үзлегеңнән алу киңәш ителми. Инфекцияле бетнең башы тире астында калу куркынычы бар.

Чирмешәндә ике кеше талпаннан зыян күргән
pixabay.com

(Чирмешән, 15 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Чирмешән районы Үзәк хастаханәсенә урман бетеннән зыян күргән ике кеше мөрәҗәгать иткән. Былтыр районда 63 кешене талпан тешләгән булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Талпаннар үз корбаннарын үләндә яки куакта саклап тора, ярты метрдан да биеккә күтәрелмиләр. Гадәттә, алар кешеләрнең аякларына ябыша һәм киеме буйлап үрмәләп, утыру өчен уңайлы урын эзли.

Яз көне урман, кырларга чыкканда караңгы төстәге киемнәр кияргә тырышмагыз, ачык төстәге киемнән талпанны күрергә ансатрак. Өс киемегезне чалбарга, чалбар балагын оекларга кыстырыгыз, башыгызга кияргә дә онытмагыз.

Талпаннардан саклану өчен киемнәрне, палаткаларны химик чаралар белән эшкәртергә кирәк. Ял итәргә утырганда сукмактан бер метр чамасы читкәрәк утырыгыз, талпаннар күп очракта сукмак кырыендагы үләндә утыра. Аннан соң, ышык урынга караганда, коры, кояшлы аланнарда урман бетләре азрак була.

Урманнан кайткач, өйгә кергәнче, киемнәрегезне салып игътибар белән карагыз, аеруча киемнең җөйләрен, кесәләрен, бөкләнгән урыннарын тикшерегез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100