Россиядә коронавирустан терелгән пациентлар саны 4 миллионнан артып киткән

Бер тәүлек эчендә 8 447 кеше хастаханәдән чыгарылган.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясеннән терелгән пациентлар саны 4 миллионнан артып киткән, бер тәүлек эчендә 8 447 кеше хастаханәдән чыгарылган.

«Узган тәүлектә 8 447 кеше коронавирустан терелеп хастаханәдән чыгарылды. Россиядә эпидемия башланганнан бирле 4 003 576 кеше савыкты». Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

Аерым алганда, Мәскәүдә узган тәүлектә – 1036, Санкт-Петербургта – 684, Мәскәү өлкәсендә 450 кеше коронавирустан терелгән.