Әлки районында өч атна дәвамында Казаннан килгән «Мобиль поликлиника» эшләде

«Мобиль поликлиника» табиблары көн саен 50-60 кешене кабул итте.

(Әлки, 15 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Республика клиник хастаханәсе табибларыннан торган күчмә поликлиника Әлки районының Яңа Алпар, Иске Чаллы, Чуаш Кичүе авылларында булды һәм әйләнә-тирә авыллар халкына медицина хезмәте күрсәтте. 400 кеше тикшерү узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Мобиль поликлиника» программасы республикада узган ел эшли башлаган иде. Көзен РКБ табиблары бездә Юхмачы, Хузангай, Салман кустларында кешеләрне кабул иттеләр. Халык моннан бик канәгать калганга, район җитәкчелеге күчмә сырхауханәне кабат чакырды. Узган атнада мобиль поликлиника Чуаш Кичүендә эшләгәндә анда без дә булып кайттык.

Тәгәрмәчле поликлиникада пациентларны кардиолог, эндокринолог, невролог, хирург-онколог кебек тар профильле белгечләр кабул итә. Дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә окулист, чәршәмбедә гинеколог, тагын ике көн УЗИ табибы да килә.

Казан докторларына кемнәр күренәсен районда дәвалаучы табиблар билгели. Болар нигездә төрле хроник чирләр белән исәптә торучылар һәм диспансеризациянең беренче этабында тар белгечләрдә тикшерелү зарурлыгы ачыкланган авырулар.

«Без нигездә өлкән яшьтәге, ялгыз яшәүче, аз керемле авыл кешеләренә, шәһәргә барып табибларга күренергә мөмкинлеге булмаганнарга медицина ярдәме күрсәтәбез. Авылларга килгәндә бу хакта алдан ук искәртеп куябыз», –ди республика клиник хастаханәсе «Мобиль поликлиника» җитәкчесе Илфак Ярмиев.

Анализларны һәркем район хастаханәсендә тапшыра, ЭКГны да шунда үтә. Табибка әзер нәтиҗәләр белән керәләр. Пациентларны берничәшәр белгеч кабул итә.

«Мобиль поликлиника» табиблары көн саен 50-60 кешене кабул итте.