news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гинцбург: Covid-19 коронавирусыннан бер компонентлы вакцина ясап булуы мөмкин

Бер компонентлы вакцина озак вакытка иммунитет булдырырга тиеш.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирустан бер компонентлы вакцина эшләнүе мөмкин — бу хакта Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбург белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Бер компонентлы вакцинада иң мөһиме - аның озак вакытка иммунитет бирүе булсын иде.

«Бер тапкыр кертелә торган вакциналар хәзер дә бар, тик менә алар организмны ничек яклаячак... Ул кимендә ике еллап сакласын иде, берничә ай гына түгел. Шуңа күрә бу бәхәсле мәсьәлә. Нигездә, бу булмастай түгел», - диде Гинцбург.

Аның сүзләренә караганда, әлегә кешене берничә ел коронавирустан яклаячак бер компонентлы вакцина булдыру өчен төгәл алымнар юк.

Дөньяда коронавирустан беренче вакцина Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2020 елның августында теркәлде. «Спутник V» вакцинасы Гамалея исемендәге фәнни үзәк тарафыннан эшләнде. Ул ике компоненттан тора, аларны кертү арасы 21 көн тәшкил итә.

«Спутник V» препараты белән вакциналаштыру узган елның декабрендә башланды. Шулай ук прививка өчен Новосибирск «Вектор» үзәге һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән «ЭпиВакКорона» вакцинасы да бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100