Путин медицина белгечлекләренә максатчан кабул итүгә квотаны арттырырга тәкъдим итте

Максатчан кабул итүгә квоталар Россия төбәкләре гаризалары буенча төзеләчәк.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Давыдова). Яңа уку елында Россия югары уку йортларына медицина белгечлекләре буенча кабул итү тәртибе үзгәрәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юлламасында хәбәр итте.«Сәламәтлек саклау өлкәсе өчен кадрларны әзерләү һәм җәлеп итү төп мәсьәлә булып тора. 2024 елга аның барлык дәрәҗәләре белгечләр белән тәэмин ителергә тиеш, беренчел звенога өстенлек бирелә. Шуңа бәйле рәвештә яңа уку елында югары уку йортларына медицина белгечлекләре буенча кабул итү тәртибен сизелерлек үзгәртергә тәкъдим итәм», — диде Президент.Путин «Дәвалау эше» белгечлеге буенча максатчан бюджет урыннары санын 70 процентка кадәр, ә «Педиатрия» белгечлеге буенча 75 процентка кадәр арттырырга тәкъдим итте. Максатчан кабул итүгә фатирлар РФ төбәкләре гаризалары буенча төзеләчәк.«Ординатурага килгәндә, иң өстенлекле юнәлешләр буенча 100 процентка якын максатчан белем бирүне тәкъдим итәм, укырга кергәндә беренчел звенода эшләү стажы булган табиблар өстенлеккә ия булачак, бигрәк тә авылда», — диде Владимир Путин.Шулай ук ул федерация субъектларына ресурслар табарга һәм фельдшерларның, бигрәк тә авылларда, бистәләрдә һәм кече шәһәрләрдә торак проблемаларын хәл итү белән ныклап шөгыльләнергә өндәде. Моның өчен президент барлык резервларны, шул исәптән хезмәт торагын кулланырга һәм индивидуаль торак төзелешенә ярдәм итүне тәкъдим итте.Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.