Алабугада ОРВИ билгеләре булган кешеләрне Covid-госпиталь бинасында кабул итәчәкләр

Бирегә 17 ноябрьдән башлап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

(Алабуга, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). 17 ноябрьдән башлап, кискен тын юллары вирус инфекциясе билгеләре булган пациентларны элеккеге бала тудыру йортында, хәзерге вакытта Covid-госпитальнең беренче катында кабул итәчәкләр. Бу хакта үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты хәбәр итә. 

Бина Нефтьчеләр проспекты, 57 адресы буенча урнашкан. Анда үзәк ишектән керергә кирәк.