Казанның «Мега» сәүдә үзәгендәге вакцинация пункты тәүлек әйләнәсе эшли башлады

Прививка ясату өчен үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанның «Мега» сәүдә үзәгендәге вакцинация пункты тәүлек әйләнәсе эшләүгә күчте. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Техник тәнәфесләр 8.00-8.30 һәм 20.00-20.30 сәгатьләргә билгеләнгән», — дип искәрттеләр ведомствода.

Вакцинация пункты сәүдә үзәгенә төп керү урыны янында — IKEA кафесында урнашкан. Прививка ясату өчен үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.

Моннан тыш, Казанда яшәү урыны буенча поликлиникаларда һәм түбәндәге вакцинация пунктларында прививка ясатырга мөмкин:

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә — дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00-17.00 сәгатьләрдә;

«Мәскәү» мәдәният үзәгендә — дүшәмбедән шимбәгә кадәр 10.00-19.00 сәгатьләрдә;

В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында — дүшәмбедән җомгага кадәр 13.00-19.00 сәгатьләрдә;

Пушкин урамы, 4 йорт адресы буенча урнашкан банкта — дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә;

Камалиев урамындагы 26/12нче йортта — эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә.