15 октябрьдә Казанда өч яңа вакцинация пункты үз ишекләрен ача

Кабат вакцинация узучылар яки коронавирус инфекциясен кичергәннән соң ярты ел үткәч прививка ясатырга теләгән кешеләр QR-код буенча кереп була торган вакцинация пунктларына мөрәҗәгать итә ала.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Иртәгә Казанда өч яңа вакцинация пунктында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясый башлаячаклар. Татарстан башкаласының Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.

«Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге пункт «Мегастрой» төзелеш гипермаркетына (Җиңү проспекты, 101) күченә. «Мегастрой»да (2нче Азино, 7б) тагын бер вакцинация пункты ачыла. Эш режимы — көн саен 10.00-20.00 сәгатьләрдә.

Шул ук вакытта, прививка ясатмаган казанлылар өчен аерым керү урыны булдырылган.

15 октябрьдә «Казан Молл» сәүдә-күңел ачу үзәгендә тагын бер пункт эшли башлаячак. Биредә Павлюхин урамыннан аерым керү урыны каралган, ул шулай ук көн саен 10.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

«Кабат вакцинация узучылар яки коронавирус инфекциясен кичергәннән соң ярты ел үткәч прививка ясатырга теләгән кешеләрнең QR-код буенча кереп була торган вакцинация пунктларына мөрәҗәгать итүен сорыйбыз. „Парк Хаус“ сәүдә үзәгендә табиблар моның өчен махсус эшли. Анда чиратлар юк», — дип искәрттеләр Татарстан башкаласының Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә.