Кукмара районында илкүләм проект буенча модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Районда барлыгы 13 яңа медицна объекты төзеллгән.

(Кукмара, 14 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Кукмара районының Аш.Буҗи авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Яңа объект «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм тантанасында райн башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиев, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәннис Фәттахов, авыл халкы катнашты.

«Без республика программаларында һәм шул исәптән федераль проектларда да бик теләп катнашабыз. Бүген ачыла торган ФАП та илкүләм проект буенча сафка басты. Авылдагы иң кирәкле социаль объектларның берсе ул. Биредә бар мөмкинлекләр дә тудырылган. ФАПка авырып түгел, ә профилактика өчен генә йөрергә язсын», — диде Сергей Димитриев.

Баш табиб Равил Хәлиев сүзләренчә, бүгенге көнгә кадәр районда барлыгы 13 яңа ФАП ачылган булган. Аш.Буҗидагы медпункт исә — ундүртенче.

«Республика программасы буенча Пчеловод авылында да яңа ФАП төзибез. Шулай ук Ядегәрдә дә табиб амбулаториясе ачасы бар», — диде Равил Хәлиев.

Авыл халкына әле быел гына Можга медицина көллиятен тәмамлаган яшь кыз Эльвира Биктимерова хезмәт күрсәтә.