420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусына каршы вакцина ясатыр алдыннан авырулар барлыгын яшерергә ярамый, чөнки бу тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәк институтының фәнни эш буенча директоры Александр Гореловка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Бу этапта (клиник тәҗрибәләр — редакция искәрмәсе) сәламәт кешеләр сайлап алынырга тиеш. Әмма кайбер очракларда кешеләр үзләрендә булган авыруларны яшереп калдыра. Вакцинация алдыннан авыруларны әйтмичә калырга ярамый», — диде Горелов.
Аның сүзләренчә, прививка ясатканнан соң организмның индивидуаль реакциясе күзәтелергә мөмкин, мәсәлән температура күтәрелә, хәлсезлек була, инъекция урыны кызарып һәм авыртып тора.