Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Казанда яшәүче 1954 елда туган ир-ат һәм Чаллыда яшәүче 1941 елда туган хатын-кыз вафат булган.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланган. Бу турыда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Казанда яшәүче 1954 елда туган пациентны сугыш ветераннары госпитале базасындагы вакытлы ковид-госпитальгә китергәннәр. Анда ике яклы пневмонияниянең авыр формасы булуы ачыкланган. Моннан тыш, ир-атның хроник авырулары да булган. Пациент вафат булган.

Чаллыда яшәүче 1941 елда туган хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасныда Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Шулай ук хроник авырулары булган. Пациент вафат булган.

 «Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә аларда яңа коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган», диелгән хәбәрдә.