news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан үлүчеләрнең ни өчен артуын аңлаттылар

Еш кына авыр хәлдәге пациентларның организмы, дәвалауга да карамастан, авыруны җиңә алмый.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр санының артуы хастаханәләргә авыр хәлдәге пациентларны китерүләре белән бәйле. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Пациентларның бер өлешен, чыннан да, безгә авыр хәлдә китерделәр. Без ниндидер ачыктан-ачык күренеп торган тенденция бар дип әйтә алмыйбыз. Әмма, кызганыч ки, хәзер үлем очракларының артуын билгеләп үтәбез. Шул исәптән үпкәләрне ясалма җилләндерү аппаратына шактый күптәннән тоташтырылган пациентлар арасында да», - дип искәртте спикер.

Жаворонков ачыклык керткәнчә, чир шактый тиз үтеп китәргә мөмкин, әмма пациентның хәле шактый озак вакыт уңай якка үзгәрмәгән очраклар да бар. Кайвакыт кешенең организмы, дәвалауга да карамастан, авыруны җиңә алмый.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда яңа төрдәге коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлүе хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100