news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор чит илләрдән Татарстанга керүнең яңа кагыйдәләрен аңлатты

Ватанга кайткан Россия гражданнарының коронавируска тест тапшыру өчен өч көн вакыты булачак.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Чит ил кешеләрен Татарстан территориясенә Covid-19 коронавирусы булмау турында белешмәләре булган очракта кертәчәкләр, ә Россия халкына тестны өч көн эчендә тапшырырга кирәк булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Чит илләрдән килүчеләр ике категориягә бүленә. Бу - чит ил һәм безнең ил гражданнары. Башка илләр белән безнең элемтәләр ачыла. Чит ил гражданнары килгәндә, санитария-карантин пункты хезмәткәрләренә коронавирус булмау турында белешмә тапшыра. Без анда тәүлек буе эшлибез һәм санитар-карантин контроле уздырабыз», - диде спикер.

Белешмә коронавируска тестның тискәре нәтиҗәсен раслаячак. Анализ антитәнчеккә яки ПЦР методы белән ясалганмы – анысы әһәмиятле түгел. Шул ук вакытта тест Россиягә килеп җиткәнче өч көн алдан тапшырылган булырга тиеш.

«Чит илләрдән кайтучы гражданнарыбыз һәрвакытта да чит илдә бу тестны тапшыра алмый. Шуңа күрә читтән кайткан гражданнар, аэропортта лаборатор анализ бирү һәм аны безгә өч көн дәвамында тәкъдим итү турында күрсәтмә ала», – дип аңлатты Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Әгәр Россия гражданины анализ тапшырырга теләмәсә, аны 14 көн дәвамында өйдә полиция контроле астында изоляция көтә, дип өстәде ул.

«Өч көн узгач, без кешенең анализ ясавын тикшерәчәкбез. Тапшырмаган булса, 13 июльдә чыккан Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының 18нче карарын үтәмәгән өчен административ чаралар күреләчәк», - дип йомгаклады Любовь Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100