news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковидның Британиядән килгән штаммының 21 очрагы теркәлгән

20 очрак - Казанда, бер очрак Югары Осланда теркәлгән.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда ковидның Британиядән килгән штаммының 21 очрагы теркәлгән.

«Казанда яңа коронавирусның „Британия штаммы“н йоктыруның 20 очрагы, Югары Ослан районында бер очрагы теркәлгән. Башка штамннар ачыкланмаган», — дип хәбәр итте «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, 14 майга булган мәгълүматлар буенча, коронавирусны республикадан читтә йоктырган очраклар - 92, шул исәптә 54 кеше чит илдә зарарланган. «Чир йоктыручыларның күбесе Төркиядә булган, аннан 39 кеше авыртып кайткан. Танзаниядә - сигез кеше, Гарәб Әмирлекләрендә - өч кеше, Кубада - ике, Мальдив утрауларында һәм Мисырда булган берәр кеше авырган», — диде ул.

Спикер сүзләренчә, узган елның 1 сентябреннән хезмәт коллективларында Covid-19 инфекциясен йоктыруның 573 очрагы (153 укучы, 181 студент һәм 239 укытучы) ачыкланган.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирус вазгыяте тотрыклы, авыручылар саны арту яки кимү күзәтелми.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100