news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб атыш вакытында зыян күргән балаларның хәле турында сөйләде

Мәскәүгә күчерелгән ике бала элеккечә авыр хәлдә кала.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Лилия Басанова Казанның 175нче мәктәбендә атыштан соң клиникага эләккән балаларның хәле турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта безнең клиникада 15 кечкенә пациент бар, белгәнегезчә, без махсус борт белән Мәскәү шәһәренең федераль клиникаларына авыр хәлдәге биш баланы җибәрдек. Мондагы пациентларның хәле тотрыклы, тискәре динамика күзәтелми», — дип сөйләде табиб.

Лилия Басанова сүзләренчә, беренче минуттан алып балалар һәм аларның ата-аналары белән клииника психологлары эшли. Әлегә кадәр психологик тернәкләндерүне тәмамлау турында әйтүе кыен, һәр баланың хәлен аерым карарга кирәк. Алар кичергән стрессны кайбер олылар да җиңә алмый.

«Якын арада дәвалау курсы узган балаларны өйләренә чыгарырга планлаштырачакбыз», — диде ул.

«Мәскәү клиникалары белән 24 сәгать элемтәдә торабыз, чөнки кечкенә пациентларның язмышы өчен борчылабыз. Федераль һәм республика үзәкләре командасы бергәләп эшләве гадәти күренеш. Безнең барыбызның да максаты бер — балаларны коткару, аларны сәламәт итү», — диде ул.

Мәскәүгә күчерелгән ике бала элеккечә авыр хәлдә кала. Балалар республика клиник хастаханәсендә авыр хәлдә калган бердәнбер баланың хәле яхшырган. Аның гомеренә куркыныч янамый, ди табиблар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100