news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Хастаханәдә 175нче мәктәптә ату вакытында зыян күргән 15 бала дәвалана

Мәскәүгә җибәрелгән сигез пациентның икесе бик авыр хәлдә, тагын өч бала һәм өч олы кешенең сәламәтлек торышы уртача авырлыкта.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»).14 нче майга булган мәгълүматларга караганда, Балалар Республика клиник хастаханәсендә 11нче майда Казанның 175 нче мәктәбендә булган фаҗигадән зыян күргән 15 укучы дәвалана. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Кичә медицина учреждениесенә көчле стресс кичергән 2007 елда туган бала килде. «Аның тормышына куркыныч янамый», - диде ул.

Балаларның сәламәтлек торышы тотрыклы дип бәяләнә, тискәре динамика күзәтелми. Мәскәүгә җибәрелгән сигез пациентның икесе бик авыр хәлдә, тагын өч бала һәм өч олы кешенең сәламәтлек торышы уртача авырлыкта.

«Республика Президенты кушуы нигезендә фаҗига булган 175нче мәктәптә укучы балаларның яшәү адреслары буенча педиатрлар һәм психологлар аларның өйләренә барып йөри башлады», - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100