Урал заводында җитештерелгән ИВЛ-аппаратлар Татарстан хастаханәләрендә кулланылмый

Урал прибор төзү заводында эшләнгән үпкәләрне ясалма вентиляцияләү - ИВЛ-аппаратлары резервта тора.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Урал прибор төзү заводында җитештерелгән үпкәләрне ясалма вентиляцияләү - ИВЛ-аппаратлары бүген Татарстан хастаханәләрендә кулланылмаса да, запаста тора. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бездә 1,5 меңгә якын үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты бар. Бәхеткә, аларның күп өлеше файдаланылмый, ә резервта тора. Урал заводында җитештерелгән приборлар республикадагы барлык аппаратларның бик аз өлешен тәшкил итә, алар берничек тә файдаланылмады, резервта торды», - дип искәртте Галимова.

Урал прибор төзү заводында җитештерелгән шундый аппаратка күптән түгел Санкт-Петербург хастаханәләренең берсендә ут капкан иде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә үпкәләрне кислород белән тәэмин итә торган медицина җиһазының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшерергә карар кылдылар. Алга таба ведомство аларны Россия төбәкләрендә куллану өчен тәкъдимнәр әзерләячәк.