Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең беренче катын төзү эшләре тәмамланды

232 урынга исәпләнгән хастаханә корпусын быелның августында ачу күздә тотыла.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең беренче катын (дәвалау учреждениесе дүрт каттан торачак) төзү эшләре тәмамланды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Монолит конструкцияләрнең беренче каты әзер», - диелә хәбәрдә.

Хастаханә корпусын быелның августында ачу күздә тотыла. Ул барлыгы 232 пациентка исәпләнгән, эпидемиологик вазгыять кискенләшкән очракта, аларның саны ике тапкыр артырга мөмкин.

Бина Җиңү проспектында - Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе янында төзелә. Генераль подрядчы - «Ак таш» компаниясе.

Йогышлы авырулар хастаханәсенең башлангыч бәясе – 1,6 миллиард сум, шуның 400 миллион сумы – җиһазлар бәясе. Табиблар заманча җиһазларда (компьютер томографлары, эндоскопик һәм ультратавыш приборлары) эшләячәк.