news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр: Ковид белән авырган кешеләргә «Спутник V» вакцинасының бер дозасы җитә

Аргентинада тикшеренү үткәргәннәр.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авырган пациентларга көчле иммун җавап булсын өчен Россия «Спутник V» вакцинасының бер дозасын алу җитә. Аргентина тикшеренүчеләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән.  

«Әгәр вакцинациягә кадәр вирус белән зарарланган затлар төркемен анализласак, без икенче доза [вакцина] кертелгәннән соң антитәнчекләрнең сизелерлек артуын күрмибез», — дип китерә ТАСС Лелуар институтының молекуляр вирусология лабораториясе җитәкчесе Андреа Гамарник сүзләрен.

Аргентина Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Covid-19 кичергәннәрдә «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын кертү антитәнчекләр титрында сизелерлек үзгәрешләр тудырмаган. Шул ук вакытта коронавирус белән авырмаганнар икенче дозаны алганнан соң аларда антитәнчекләр саны 244тән 2 150гә кадәр арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100