Россия төбәкләренә коронавируска каршы дарулар сатып алу өчен акча бүлеп биреләчәк

Әлеге чара амбулатор пациентларны дарулар белән тәэмин итәргә һәм Федерация субъектларының койка фондына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия төбәкләренә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны амбулатория шартларында дәвалау өчен препаратлар сатып алуга акча бүлеп биреләчәк. Россия Хөкүмәте шундый карар кабул иткән.

Бу Федерация субъектларына амбулатория шартларында дәваланучы пациентларны дарулар белән тәэмин итәргә һәм койка фондына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

«Әлеге мәсьәлә буенча РФ Хөкүмәтенең боерык проектын кабул итәргә», - диелә Министрлар Кабинеты утырышының карарлар исемлегендә.