Сәламәтлек саклау министрлыгында салкында өшегән балаларның хәле турында сөйләделәр

Бер яшьлек малайның хәле һаман да бик авыр, әмма тотрыклы.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Табиблар Алексеевск районыннан Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән балаларның сәламәтлеге өчен көрәшүен дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бер яшьлек малайның хәле һаман да бик авыр, әмма тотрыклы», - дип искәрттеләр ведомствода.

Табиблар аның апасының да хәле тотрыклы булуын әйтә.

«Ике бала да тәүлек әйләнәсе медицина күзәтүендә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Шунысын да искәртик: кичә Республика балалар клиник хастаханәсенә әниләре абзарда төн кунарга калдырган ике баланы китерделәр. Бу хакта тулырак материалны Sntat порталында укыгыз.