news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эпидсезон башыннан Татарстанда гриппның 92 очрагы теркәлгән

«Алдагы елларда А гриппы өстенлек итсә, быел В гриппы күбрәк», - диде Марина Патяшина.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елның сентябреннән, ягъни, эпидемиологик сезон башланганнан бирле, Татарстанда гриппның 92 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Быел грипп белән авыручылар барысы да Казан кешеләре. «Алдагы елларда А гриппы өстенлек итсә, быел В гриппы күбрәк. Сезон тәмамланганчы шулай калыр да, В гриппы җиңелрәк уза», — диде ул.

Марина Патяшина сүзләренчә, кагыйдә буларак, инфекция кузгатыкычларны ачыклаганда, 80 процент очракта грипп этиологиясенә карамаган вируслар табыла.

Баш санитар табиб быел 1 млн 928 мең кешегә прививка ясалганын әйтте. Бу республика халкының 51 процентын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100