Әлмәт районы башлыгы коронавирус инфекциясеннән дәвалау өчен өстәмә корпусны карады

Өстәмә корпус Әлмәт тире-венерология диспансеры базасында 10 ноябрьдә эшли башлады.

(Әлмәт, 13 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов госпитальнең коронавирус инфекциясеннән дәвалау өчен яңа ачылган өстәмә корпусын карады. Бу турыда Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәтенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.

Өстәмә корпус Әлмәт тире-венерология диспансеры базасында 10 ноябрьдә эшли башлады. Ул яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен урыннар санын арттыру максатыннан ачылды.

Әлмәт үзәк район хастаханәсе базасында эшләүче госпитальдә Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы, Ютазы, Чирмешән, Сарман районнары кешеләренә медицина ярдәме күрсәтелә, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте.