Казанда 170 койка-урынга исәпләнгән медицина реабилитация үзәге төзү планлаштырыла

Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 700 млн сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында 170 койка-урынга исәпләнгән медицина реабилитация үзәге төзергә планлаштыралар. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 700 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Медицина үзәгендә 170 койка-урынга исәпләнгән тәүлек буе эшли торган стационар, 45 койка-урынга исәпләнгән көндезге стационар, шулай ук елына 10 мең кеше кабул итүгә исәпләнгән поликлиника урнашачак. Үзәкнең медицина профиле - ортопедия һәм травматология, неврология, кардиология һәм гериатрия.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина проектның дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын кулланып тормышка ашырылачагын искәртте. 160 яңа эш урыны булдырылачак, шул ук вакытта хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы Татарстан буенча уртача хезмәт хакыннан югарырак булачак һәм ил буенча уртача дәрәҗәгә — 43 783 сумга җитәчәк.

Медицина үзәге «2021 елга кадәр Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсе үсеше» дәүләт программасы максатларына туры килергә тиеш була.