Министр югары уку йортларында Covid-19 вазгыяте тотрыклы булуын әйтте

Россия фән һәм югары белем министрлыгында югары уку йортларында эпидемиологик ситуация турында сөйләделәр.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа уку елы башланганнан бирле Россия югары уку йортларында коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артмаган. Бу хакта Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

Илнең югары уку йортларында Covid-19 инфекциясе белән авыручы берничә кеше теркәлгән. Күпләп авыру очраклары юк. 

«Эпидемиологик ситуация тотрыклы, өстәмә чаралар күрү таләп ителми. Алга таба ничек булачагын карарбыз», — дип әйтте ул.

Моннан тыш, Валерий Фальков кайбер югары уку йортларында укуның 14 сентябрьдә генә башланачагын әйтте.