news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия табибларына онкологияне иртә стадиядә ачыклаган өчен премия бирәчәкләр

Онкология авыруларына каршы көрәш - «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының иң мөһим бурычларыннан берсе.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Россия табиблары диспансеризация вакытында яман шешне иртә стадияләрдә ачыклаган өчен 1 мең сум акча алачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.

Медицина хезмәткәрләре өчен өстәмә түләү диспансеризацияне җиренә җиткереп үткәрү өчен стимул булачак, дип искәртте Мурашко. Чөнки дәвалауның никадәр уңышлы булуы яман шешне иртә стадиядә ачыклаудан тора.

«Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы расланган, Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм имзаланган. 682нче боерык – Россия системасындагы инновация ул. Бу — диспансеризация үткәргән вакытта яман шешне ачыклаган өчен медицина хезмәткәрләренә түләнә торган 1 мең сум күләмендәге өстәмә акча», - диде РФ сәламәтлек саклау министры.

Онкология авыруларына каршы көрәш - «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының иң мөһим бурычларыннан берсе. Аның буенча онкологиядән үлем-китем очракларын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100