news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополиста коронавирус белән авырган пациентларны тернәкләндерә башладылар

Пациентларга мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча белгечтән консультация һәм дәвалау массажы алу, физкультура һәм сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирелә.

Иннополиста коронавирус белән авырган пациентларны тернәкләндерә башладылар

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авырган пациентлар Иннополис медицина үзәгендә тернәкләндерү курслары уза алачак. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казанның 7нче клиник хастаханәсе каршындагы Иннополис медицина үзәге Covid-19 коронавирусы, шулай ук пневмония белән авырган пациентлар өчен тернәкләндерү курслары үткәрә башлады», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Тернәкләндерү белгеч консультациясен, дәвалау физкультурасын, сулыш гимнастикасын, дәвалау массажын, шулай ук физиотерапиянең заманча алымнарын үз эченә ала.

Тернәкләндерү мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча үткәрелә. Дәвалауга юлламаны клиник тәкъдимнәр нигезендә расланган күрсәтмәләр буенча алырга мөмкин. Стационардан чыкканнан соң ике атна узгач табиблар пациентларга яшәү урыны буенча участок табибына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

«Татар-информ» агентлыгы 7нче хастаханәнең Covid-19 коронавирусы белән авырган пациентлар өчен Казанда беренчеләрдән булып тернәкләндерү курслары үткәрә башлавы хакында хәбәр иткән иде инде. Дәвалау учреждениесенә нигездә 50-65 яшьлек кешеләр килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100