news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова Миңнехановның коронавируска прививка ясатуы хакында: Бу - шәхси мәгълүмат

Татарстан Хөкүмәтендә оешкан төстә коронавируска каршы вакцинация уздырмаячаклар.

Галимова Миңнехановның коронавируска прививка ясатуы хакында: Бу - шәхси мәгълүмат

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Рөстәм Миңнеханов яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы прививка ясатачакмы-юкмы дигән сорауга җавап бирде.

«Бу — шәхси сорау һәм ул Президентка гына кагылмый. Мондый мәгълүматларны ачу яки ачмау — һәркемнең үз хокукы. Бу — шәхси мәгълүмат», — дип җавап бирде Галимова ТР Министрлар Кабинетындагы брифинг барышында бер журналистның соравына.

Татарстан Хөкүмәте әгъзаларына да коронавирус инфекциясенә каршы оешкан төстә прививка ясарга җыенмыйлар. Бу — һәркемнең шәхси эше, дип искәртте Галимова.

РФ Президенты Владимир Путин Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы дөньяда беренче вакцина теркәлүе турында игълан иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100