news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова: Казан хастаханәсендә дәваланучы 14 баланың гомеренә куркыныч янамый

Аларны тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтеп тора.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында зыян күргән 14 бала бүгенге көндә Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның гомеренә куркыныч янамый.

Бу балаларны табиблар тәүлек әйләнәсе күзәтеп тора. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, хәзер аларның хәле тотрыклы дип бәяләнә.

«Республика балалар клиник хастаханәсе стационарында дәваланучы 14 баланың хәле тотрыклы дип бәяләнә. Аларның тормышына куркыныч янамый. Балалар тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтүендә», — диде Галимова.

Казан гимназиясендәге фаҗигадән соң реанимациягә эләккән мәктәп укучыларын Республика балалар клиник хастаханәсеннән Мәскәүгә озаттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100