420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Апас районында Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны арту, күп кешегә тест ясау белән бәйле. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Районда авыручылар саны кинәт артмаган, тест үткәрү шундый саннар бирә», — дип аңлатты ул.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, кичә районда коронавирус йоктырган берничә авыру теркәлгән. Табиблар аларның үзара элемтәдә булмавын ачыклаган.
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. Казанда коронавирусның 43 яңа очрагы теркәлгән, Апас районында — 20 очрак. Бер тәүлектә 100 кеше дәваланып терелгән. Пандемия башланганнан бирле 740 кеше дәваланып терелгән.