Белгеч: Июльдә Covid-19 йоктыручылар саны алты мең кешедән артырга мөмкин

Белгеч республика халкына коронавирус таралуны булдырмас өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәклеген искәртте.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанда июль аенда Covid-19 яңа коронавирус белән авыручылар саны 6 мең кешегә җитәргә мөмкин. Бу хакта InnoSTage компанияләр төркеменең бизнес-хәл итү юнәлеше җитәкчесе Федор Селезнев сөйләде.

«Модель мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2020 елның 18 июленә авыруларның гомуми саны чикләү чараларын үтәгәндә 6 мең 987 кеше тәшкил итәчәк», — дип фаразлый белгеч.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, моннан күренгәнчә, республикада кабул ителгән социаль дистанция чаралары вирус таралу вазгыятенә уңай йогынты ясады.

«Модельдә Россия Федерациясенең үлем буенча статистикасы кулланыла. Хәзер ул авыручылар санының 0,91 процентын тәшкил итә.

Шул ук вакытта башка илләрдә үлем күрсәткече шактый югарырак. Мисал өчен, Германиядә ул 4,44 процент дәрәҗәсендә. Без моны Россия Федерациясендә әле эпидемия нык таралмауга һәм медицина хезмәте күрсәтүгә кытлык булмау белән бәйле дип уйлыйбыз», — дип хәбәр итте белгеч.