news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда коронавирус мутациясенә каршы вакцина булдыру вакытын фаразладылар

Хәзерге вакытта кулланыла торган бөтен препаратлар да коронавирус инфекциясенең мутацияләнгән вариантларына каршы тиешле нәтиҗә бирә.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең яңа штаммына каршы вакцина булдыру өчен ике ай вакыт кирәк булачак.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары – Россия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Александр Горелов шулай дип белдерде.

«Моңа ике ай кирәк булачак, шуннан да артык түгел. Иң мөһиме – платформа, технологияләр булдыру, җитештерүне җайга салу иде. Ә галимнәр өчен вакцинаны үзгәртү - без „Лего“ яки трансформер уенын уйнаган кебек», - дип искәртте галим «Россия 24» телеканалы эфирында.

Горелов сүзләренчә, хәзерге вакытта кулланыла торган бөтен препаратлар да коронавирус инфекциясенең мутацияләнгән вариантларына каршы тиешле нәтиҗә бирә. «Грипп вирусына бәйле очрактагы кебек үк, коронавирус вакцинасының составы да үзгәртеләчәк», - дип өстәде Россия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100