news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай вәкилләре Чаллы хастаханәсенә ковидтан саклану өчен кирәк-яраклар тапшырды

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсен 810 костюм, 480 күзлек, 960 медицина респираторы белән тәэмин иттеләр.

(Чаллы, 13 апрель, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Кытай вәкилләре Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә коронавирустан саклану өчен 810 костюм, 480 күзлек, 960 медицина респираторы тапшырды.

Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы У Инцинь сүзләренчә, пандемияне Россия белән Кытай бергәләп жиңә ала. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева ярдәм өчен рәхмәтен белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100