Япон табиблары коронавирусны блокировкаларга сәләтле препарат уйлап тапкан

Тикшеренүчеләр тугыз шундый препаратның яңа коронавирус кисәкчекләренә йогынтысын өйрәнеп, нелфинавир куллану һәм коронавирус авыруын китереп чыгаручының репликацион активлыгы кимүдәге закончалыкны ачыклаган.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Япония табиблары нелфинавирның SARS-CoV-2 коронавирусы үрчүен туктатырга сәләтле булуын ачыклаган. Тикшеренү нәтиҗәләре bioRxiv препринтлар порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Нелфинавир кешедәге иммунодефицит вирусына каршы кулланыла. ВИЧны дәвалаганда әлеге даруны башка ретровируска каршы препаратлар белән бергә файдаланалар», - диелә хәбәрдә.

Тикшеренүчеләр тугыз шундый препаратның яңа коронавирус кисәкчекләренә йогынтысын өйрәнеп, нелфинавир куллану һәм коронавирус авыруын китереп чыгаручының репликацион активлыгы кимүдәге закончалыкны ачыклаган.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, Кытай галимнәре коронавирусның яңа симптомнары хакында сөйләгән иде.