Уфадагы Республика клиник хастаханәсендә 52 пациентта коронавирус диагнозы расланган

6 апрельдә карантинга ябылган Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә 170 пациент һәм табибның коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнелүе хакында хәбәр ителгән иде инде.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Уфадагы Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә 52 пациентта коронавирус инфекциясе диагнозы расланган, дип яза клиниканың баш табибы Эльза Сыртланова Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

6 апрельдә карантинга ябылган Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә 170 пациент һәм табибның коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнелүе хакында хәбәр ителгән иде инде.

«Әлеге сүзләрне раслап, без мондый саннар китерә алабыз: бүгенге көндә хастаханәдә карантин шартларында 700гә якын медицина хезмәткәре эшли һәм шуның кадәр үк пациент дәвалана. 130 пациентка пневмония диагнозы куелган. Аларның алтысы реанимациядә, 40 процентында (52 пациент) коронавирус инфекциясе диагнозы расланган. Хастаханә шәхси саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән, бер мәртәбә һәм күп тапкыр кулланыла торган костюмнар, битлекләр, перчаткалар бар. Дарулар да җитәрлек», - дип яза Сыртланова.