Татарстанның медицина учреждениеләрен коронавируска әзерлеген тикшерү төгәлләнгән

Казанда коронавируска каршы көрәш өчен 1155 ятак әзерләнгән.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның медицина учреждениеләрен коронавируска әзерлеген тикшерү төгәлләнгән. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Ул тикшерүне ТР буенча баш федераль инспектор уздырганын искәртте. «Бүген медицина оешмалары эше шулай төзелде: ОРВИ, пневмония диагнозы белән һәркем коронавирус белән авыруы ихтимал булган кеше буларак карала. Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсенең махсус госпитальләре авыруларны кабул итә», — диде Владимир Жаворонков.

Ул хәзерге вакытта Казанда коронавируска каршы көрәш өчен 1155 ятак әзерләнгәнен әйтте. «Алар коронавирус кына түгел, әйткәнемчә, барлык пневмония, ОРВИ белән дә авыруларны дәвалау өчен. Ихтыяҗ туса, тагын өстәмә 2 150 ятак әзерләнергә мөмкин», — диде сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.

Татарстанда коронавируска 24 мең тикшеренү үтәрелгән. 73 очрак расланган. 17 кеше сәламәтләнгән. 955 кеше - табибларның даими тикшерүендә. 6 мең 550 кешене табиблар күзәтүдән төшергән. «Бүген табиблар нигездә авыруы лаборатор юл белән расланган кешеләр белән контактта булганнарны күзәтә», — диде Владимир Жаворонков.

.