news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 коронавирусына 24 мең тест үткәрелгән

Республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 73 очрагы расланган.

Татарстанда Covid-19 коронавирусына 24 мең тест үткәрелгән

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанда Covid-19 коронавирусына 24 мең тест үткәрелгән. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков шул хакта хәбәр итте.

«Республикада коронавирус инфекциясен йоктырган 73 кеше исәпләнә, 17 кеше терелгән, коронавирус инфекциясенә барлыгы 24 мең тест (шуның 12 меңгә якыны – Татарстанның лаборатор медицина учреждениеләрендә) үткәрелгән», - диде эксперт.

Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 15 мең 770 очрагы теркәлгән, шуның 2186сы – соңгы тәүлектә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100