Июнь аенда дөньяда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять тотрыклы төс алачак

Александр Шестопалов фикеренчә, коронавируска каршы көрәшү өчен күрелә торган чаралар «адекват булса да, кайвакыт чиктән артып китә».

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Июнь яки июль айларында дөньяда Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять тотрыклы төс алырга мөмкин. Фундаменталь һәм трансляцион медицина тикшеренү үзәгенең йогышлы авыруларны эксперименталь модельләштерү һәм патогенез бүлеге җитәкчесе Александр Шестопалов шулай дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Дөньяда июнь-июль айларында инфекция чигенер дип фаразларга мөмкин», - диде Россия галиме.

Шул ук вакытта, Шестопалов туберкулез һәм сезонлы грипптан үлүчеләр саны хакында искәртте. Аның бәяләвенчә, Covid-19 коронавирусыннан үлем-китем очраклары аңа кардәш булган SARS һәм MERS коронавирусларыннан үлүчеләргә караганда 10-15 мәртәбә кимрәк.

Галим фикеренчә, коронавируска каршы көрәшү өчен күрелә торган чаралар «адекват булса да, кайвакыт чиктән артып китә».

Кытай Халык Республикасы Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча Дәүләт комитетының махсус эксперт комиссиясе җитәкчесе Чжун Наньшань элегрәк билгеләп үткәнчә, Covid-19 пандемиясе июнь аенда бетәргә мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы КФУның генетика кафедрасы профессоры, вирусолог, Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризвановның коронавирус тирәсендәге вазгыятьне шәрехләве хакында хәбәр иткән иде инде.