Кукмарада вакцинация ясату мобиль пункты эшли башлый

Барлыгы дүрт нокта ачылачак.

(Кукмара, 12 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Иванова). Кукмарада вакцинацияләүнең мобиль пункты эшли башлады.

12 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мобиль пункт Гафиятуллин урамындагы DNS кибете янында эшләячәк.

13 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр стоматология поликлиникасы янында коронавирустан прививка ясатырга була.

14 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Маяковский урамындагы «Магнит» кибете янында вакцинация узарга була.