Башкортстанда прививка ясатмаган өлкәннәргә мәҗбүри үзизоляция кертеләчәк

Алар коронавирусны авыр кичерә һәм пенсионерлар арасында үлем-китем очраклары күп.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда 13 октябрьдән 65 яшьтән узган һәм хроник авырулары булган, прививка ясатмаган кешеләргә мәҗбүри үзизоляция кертеләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы республика Башлыгы Радик Хәбировка сылтама белән хәбәр итә.

Республиканың йогышлы авырулар хастаханәләренең баш табиблары 60 яшьтән узган кешеләрне үзизоляцияләү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Чөнки алар коронавирусны авыр кичерә һәм пенсионерлар арасында үлем-китем очраклары күп.

«Без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә коронавирустан үлем-китем очракларына анализ ясадык һәм, нигездә, 60 яшьтән узган кешеләр ковидтан вафат булуын ачыкладык. Миңа госпиталь табиблары пенсионерларны үзизоляцияләү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бүген мин 13 октябрьдән 65 яшьтән узган, прививка ясатмаган һәм хроник авырулары булган гражданнар өчен үзизоляция режимы кертү турында указ әзерләп, аңа кул куячакмын», - диде Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә.