Россия төбәкләренә «Спутник V» вакцинасының беренче партиясен җибәрделәр

Препарат элек билгеле булган платформага нигезләнгән, анда башка авырулардан вакциналар ясалган.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Авыру йоктыру куркынычы югары булган төркемнәр өчен Covid-19 инфекциясеннән вакцинаның сынау партиясен Россия субъектларына юллаганнар. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Федераль ведомствода сөйләүләренчә, сынау партиясе ярдәмендә төбәкләргә вакцина китерү логистик чылбыры, вакцинация бүленеше һәм вакцинацияләүне оештыру эшләнәчәк.

11 августта Россия дөньяда беренче булып коронавирустан вакцинаны теркәде. Препаратны Гамалея исемендәге үзәктә эшләделәр һәм «Спутник V» дип атадылар. Препарат элек билгеле булган платформага нигезләнгән, анда башка авырулардан вакциналар ясалган.

8 сентябрьдә хәбәр ителгәнчә, коронавирустан Россия вакцинасын әйләнешкә чыгарганнар. Шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. Ф. Гамалея исемендәге Эпидемология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәгенең препаратны эшләгән бүлек мөдире профессор Александр Бутенко Россиядә балалар өчен туры килә торган «Спутник V» вакцинасының җиңеләйтелгән версиясен эшләү турында сөйләде.