news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Проценко Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа дулкынына әзерлек хакында сөйләде

Ел ярым эчендә сәламәтлек саклау системасында пандемиягә каршы көрәштә шактый тәҗрибә тупланган.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа дулкыны барлыкка килү күбесенчә кешеләрнең саклану чаралары һәм вакцинациягә мөнәсәбәтенә бәйле. Әмма сәламәтлек саклау системасы инфекция йоктыручылар санының потенциаль рәвештә артуына әзер, дип белдерде Мәскәүнең Коммунарка бистәсендәге хастаханәнең баш табибы Денис Проценко. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ел ярым эчендә сәламәтлек саклау системасында пандемиягә каршы көрәштә шактый тәҗрибә тупланган. Аерым алганда, бу медицина учреждениеләре, диагностика үзәкләре булдыру һәм аларның профилен үзгәртүгә кагыла.

«Боларның барысы да сентябрь аенда барлыкка килү ихтималы булган тискәре сценарийдан куркып калмаска мөмкинлек бирәчәк», — диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100