Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын 33 кеше коронавирус йоктырган
Пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 20 876 тапкыр куелган.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 31 кеше авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«22 кеше хастаханәгә салынган, 11 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Авыручыларны күбесе Казанда яши, Чаллы, Лениногорск, Нурлат һәм Сарман районнарында икешәр кеше ковид йоктырган. Әлмәт, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Биектау районнарында шундый берәр очрак теркәлгән.
Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 20 876 тапкыр куелган. Татарстанда 17 788 кеше коронавирустан терелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 278 484 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 191 874 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 4105 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз