Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мурашко Мәскәүгә китерелгән казанлыларның хәле турында сөйләде
Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр стационарларга китерелгән.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче мәктәбендә атышта зыян күрүчеләрнең барысы да Мәскәүгә очышны яхшы кичергән. Исегезгә төшерәбез, башкалага Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус борты белән сигез кеше җибәрелде — биш бала һәм өч өлкән кеше.
Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр стационарларга китерелгән.
«Казан пациентлары Мәскәүгә очышны яхшы кичерде. Хәзерге вакытта махсуслаштырылган бригадалар аларны алга таба медицина ярдәме күрсәтү өчен стационарларга китергән», — дип хәбәр итә министрның сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Кичә 19 яшьлек казанлы Илназ Галәвиев 175нче мәктәптә атыш оештырды. Тугыз кеше фаҗига корбаны булды — ике укытучы һәм җиде укучы. Хастаханәгә 23 кеше эләккән, шуларның берсе — 14 яшьлек малай бүген чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз